Мелодии души
Қосымшада ыңғайлырақҚосымшаны жүктеуге арналған QRRuStore · Samsung Galaxy Store
Huawei AppGallery · Xiaomi GetApps

автордың кітабын онлайн тегін оқу  Мелодии души

Гузель Губаевна Идрисова

Мелодии души. Стихи на татарском языке






12+

Оглавление

Введение

Кадерле укучым!

Әгәр син шушы китапны ачып карагансың икән, димәк татар телендә язылган шигырьләр укырга яратасың. Әткәй — әнкәйнең телендә, үзеңнең туган телеңдәге язмаларны уку җанга ләззәтлек бирә, кеше рәхәтлек кичерә.

Минем шигырьләрем туган ил, авыл, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә турында.

Чын күңелдән үз телеңдә сөйләшеп, татар әдәбияте укып, татар җырларын җырлап яшәсәң, синнән дә бәхетле кеше булмас.

Уңышлар телим сиңа!

Ихтибарың өчен зур рәхмәт!

Гузель Идрисова.

Яшисе килә

Язларым да матур, көзләрем дә,

Туар таңнарым шатландыра.

Эх, яшисе дә яшисе иде,

Тормыш алга бара, яхшыра.


Сәйлән тезәм ефәк җепкә,

Уйлап яшьлек елларын.

Гомерне дә килә шулай

Тезәсе тагын, тагын.


Әй, Ходай, бирче безгә

Сау — сәламәтле язмыш.

...