Еллар авазы
Қосымшада ыңғайлырақҚосымшаны жүктеуге арналған QRRuStore · Samsung Galaxy Store
Huawei AppGallery · Xiaomi GetApps

автордың кітабын онлайн тегін оқу  Еллар авазы

Рузил Фазлыев

Еллар авазы

Стихи. 14 том. Шигырьләр






12+

Оглавление

Яңа тәртип

Яңа тәртип урнаштырмак булу,

Сугышларга этә илләрне.

Атышырга түгел, яшәр өчен,

Оныттырып җиргә килгәнне.


Үз илеңне үз җиреңне саклау,

Каһарманлык кылу урыны.

Эзләү дошман бөтен тирә яктан

Тынычлыкны саклау юлымы.


О-сабыйлар булып кимсенүне,

Җиңә алу кирәк үзеңдә.

Ура кычкырулар файдалымы,

Курыкулар булса күзеңдә.


Төтен исе айныта алмый кебек,

Озак сулаулардан исереп.

Кеше җанын санга сукмаганны,

Була аламы соң, кичереп.


Тимер өемнәре яу кырында,

Калай табутлары тезелә.

Туктагыз дип әйтүчеләр кая,

Ә гомерләр, күпме өзелә.

Ямаулык

Юклык вакыт өйрәткәндер,

Ямаулыклар — коткарган.

Җитмәгәндә, булмаганда,

Тишек пошык капланган.


Тансык микән, ямаулыктай,

Җырлаганда биюләр.

Яңа килеш ертып — кисеп,

Тишек чалбар киюләр.


Чаналарда, асфальт юлда,

Кыш бабайлар бер көтү.

Мисс тройка ярышлары,

Парадлар ясап үтү.


Сабантуй атлары әллә,

Әллә җиңү бәйрәме.

Тамашачы берән — сәрән,

Артистларга хәйләме.


Әллә озату кичәсе,

Әллә сугыш туктаган.

Уянганмы, саташудан,

Ике, өч көн йоклаган.


Туган көнме, яңа ел мы,

Анысын, берәү белми.

Ике атнадан, искечәсе,

Кызыктан беркем көлми.


Яшәүнең конфеты — бәйрәм,

Суырырлык, яларлык.

Ямь тапмаганга тормышта,

Бәйрәм әллә, ямаулык.

Якында

Тукталдыкта алга барулардан,

Торабыз без юллар чатында.

Язмыш юлы кайсы якка китәр,

Күренми дә, ләкин якын да.


Ялгышырмы кәвем хәкимнәре,

«Сусаниннар» кебек юл ярып.

Адаштырып, ышануны таптап,

Күңелләргә мәңге моң салып.


Җир канунын бозып яшәгәндә,

Табу кыен, дөрес юлларны.

Хаклык белән сатлык янәшәдә,

Аңлау кыен, өстен булганны.


Сүзләр белән гамәл тәңгәл түгел,

Алдый алу — акыл шикелле.

Шуңа ахыры шәрәб сала — сала,

Бәхет кәсәләре кителде.


Байлык сүзе асыл югалтамы,

Күрмәгәннең килә күрәсе.

Булганнарын таулар итеп өйсә,

Күккә тияр кебек түбәсе.


Акылсызга нигә кирәк байлык,

Нигә икәнлеген белмәсә.

Гомер булып, кабатлана торган,

Икенче кат җиргә килмәсә.


Аптырашып басып торабыз без,

Җыелышып юллар чатында.

Ахырымы, әллә башы гына,

Көтә кебек безне, якын да.

Язмыш сукмакмы

Олы юлның башы гынамы ул,

Дәвамы ул барган юлларның.

Сукмаклар ул юллар бизәгеме,

Язмышларга язган булганның.


Сукмаклар ул тукталышлар кебек

Тирә якны күреп калырга.

Ихтибарлы булып гомерләрдә,

Сиңа язылганны табырга.


Күрү өчен сиңа язганнарны,

Аңлау кирәк кая барганны.

Истә тотып үткән буыннарны,

Синең өчен юллар салганны.


Юл буенда күпме чәчелгәннәр,

Асылташлар — дөнья байлыгы.

Ташлар арасында тоткарлану,

Шатлыкмы ул әллә кайгымы.


Юлчы өчен юлда калу кирәк,

Гомер дигән ара үтәргә.

Кирәк микән иминлектән башка,

Юллар озынлыгын көтәргә.


Язмыш сукмак, юллар, туктаулары

Узар өчен алдан сызылган.

Асылы бит озынлыгы түгел,

Ә ул ничек, итеп узылган.

Язлар хисе дәшә

Язлар килә дуслар, язлар килә,

Ашыкмый да, бер дә соңармый.

Дөнья матурлыгы кабатлана,

Яздан башка тормыш булалмый.


Үз тәртибе — көчле ташу белән,

Шомландырып кайчак күңелне.

Ничә тапкыр кабатлансалар да,

Язлар күрү бәхет түгелме.


Яз кояшы елмаюы аша,

Кемдә генә хисләр уянмый.

Тышка чыга, язгы ташулардай,

Бер кем аңа чикләр куя алмый.


Язны аңлап бетерүе кыен,

Ниләр сиңа алып киләсен.

Өлешеңә тигәннәрең диеп,

Бүләк нинди сиңа бирәсен.


Язлар алар дүрттән бере генә,

Тормыш юлларында үткәннең.

Балачагы искә төшә кабат,

Яз вакытын сагынып көткәннең.

Язгы җилләр

Нигә шулай язларында,

Ачы җилләр исәләр.

Бүген шулай кабатлана,

Шулай үтте кичәләр.


Салкын кебек язгы җил дә,

Җылылар көткәнгәме.

Язның җылысын тоюлар,

Узып та киткәнгәме.


Җылы кояш, салкын җиле,

Исә дә өшеттерә.

Әллә нинди вакытларны,

Исләргә төшерттерә.


Кыш та түгел, көз дә түгел,

Әллә үткән вакытлар.

Җылы җилләр килә алмый,

Үтеп киткән вакыттан.


Суынуы үткәннәрнең,

Җилләр булып исәме.

Суык булып тоеламы,

Җылы җилләр кичәге.


Суык кебек яз җилләрен,

Язлар җылытыр әле.

Җәйләр җитеп бу халәтне,

Күңел онытыр әле.