Шрифты предоставлены компанией «ПараТайп»
© Рузил Фазлыев, 2025
Еллар бүләге… Җыелып килгән шигырләрнең тагын бер өлеше… алданырак язылганнарның дәвамы булып киләләр. Әле соңгысы булмас…
Еллар бүләге…
Җыелып килгән шигырләрнең тагын бер өлеше…
алданырак язылганнарның дәвамы булып киләләр. Әле соңгысы булмас…
Январь ае башларыннан,
Алышына ел саны.
Кая бүген шатланучы…
Шаулап карышылап аны.
Көтеп алып, куян диеп,
Әйләнеп елкаларны.
Курантлар сугу туктатты,
Ничә көн ярсыганны.
Озату бәйрәме булды,
Үткән күпме чаралар.
Яңа елның башлануын,
Көтеп тора… чаналар.
Яңа елның иртәләре,
Туа аның көннәре.
Куандырып алдагысы,
Дөнья ямен күргәнне.
Ни үзгәрде тирә якта,
Кичә бүген арасы.
Бизмәсәктә искеләрдән,
Алга таба барасы.
Яңа көннәр олы бәйрәм,
Еллар тора көннәрдән.
Сабак булсын алга таба,
Үткәннәрдә күргәннәр.
Хәтер агымнары шундый,
Барысы бергә агыла.
Онытылган кебекләрнең,
Дулкыннары кагыла.
Аерулар мөмкин булмый,
Карасына, агына.
Бирелмәгән сорауларга,
Җаваплары табыла.
Әллә ниләр сөйләп була,
Кылынганнар эндәшми.
Барысыда бер капчыкта,
Савап, гөнаh берләшми.
Гөнаhларың кичерелсә,
Саваплары югала.