Утренняя роса
Қосымшада ыңғайлырақҚосымшаны жүктеуге арналған QRRuStore · Samsung Galaxy Store
Huawei AppGallery · Xiaomi GetApps

автордың кітабын онлайн тегін оқу  Утренняя роса

Гузель Идрисова

Утренняя роса. Стихи на татарском языке






12+

Оглавление

Кереш сүз

Хөрмәтле укучы!

Шигриять дөньясы кызыклы. Кайчак, хәтта кечкенә шигырь дә әһәмиятле, файдалы була. Шигырьләр уйландыра, дөрес фикерләр тудыра, дөньяны төрле яктан ачырга ярдәм итә.

Кызыксынып, шушы китапны ачып карагансың икән, димәк, син дә шигырь яратасың.

Минем иҗадыма ихтибар итүең өчен зур рәхмәт! Сау — сәламәт бул, тормышың бәхетле, шатлыклы, мәхәббәтле булсын!

Иртәнге чык

Чык бөртеге бәллүрдәй,

Таң нурында җемелди.

Сусап уянган кошлар

Аны үләннән эзли.


Тәмле суны эчкәч,

Сандугач түзми, сайрый.

Тавышы матур, моңлы,

Бар да яратып, тыңлый.


Бер йотым суга

Интеккән күбәләкләр

Һәр тамчыга куанып,

Рәхәтләнеп, эчәләр.


...