Ялгыз җыр
Сәхнә уртасында ялгыз җырчы,
Матур итеп җырлар җырлады.
Тын алырга куркып тыңлаучысы,
Тыңлады да, аны тыңлады…
Җыры саен моңы арта кебек,
Күңеленнән чыккан җылы бу.
Хәтирәләр ташкыннары кебек,
Сагыш дигән язмыш җыры бу.
Башланада чишмә агышыдай
Ул әйләнә көчле агымга.
Халык күңеле саегалмас әле,
Шундый җырчылары барынды.
Җырчы җыры, олы кораб кебек,
Ерак диңгезләрдә йөзгәндәй.
Аның белән күңел җырлагандай,
Аның сагышларын сизгәндәй.
Җырчы шулай җырын бүләк итә,
Яшәү өчен биреп өметләр…
Күбрәк булсын иде әле җирдә,
Шушы ялгыз җырчы кебекләр.
Соңгы бүләгем
Сагынулар, түгел офтанулар,
Хәтерләрдә кайту үткәнгә.
Үткән юллар барсы үземнеке,
Ул юлларны хөрмәт иткәнгә.
Әйтәм икән булган фикерләрне,
Кысмасыннар алар йөрәкне.
Булганыңны кеше белән бүлеш,
Ул кемгәдер булыр кирәкле.
Хыял сызмыйм, нидер төзү өчен,
Андый куәттә юк беләктә.
Әйтеп калам әле онытканчы,
Саклап калганнарны йөрәктә.
Җирдә яшәү үзе олы бәхет,
Шуны аңлап яшәү кирәген.
Туймас кебек яшәп китәбездә,
Аңламыйча Аллah биргәнен.