Язлар узгач
Қосымшада ыңғайлырақҚосымшаны жүктеуге арналған QRRuStore · Samsung Galaxy Store
Huawei AppGallery · Xiaomi GetApps

автордың кітабын онлайн тегін оқу  Язлар узгач

Рузил Фазлыев

Язлар узгач

Стихи. 13 том Шигырьләр






12+

Оглавление

Бер кашык дегет

Кочак җитмәслекләр ни кадәрле,

Олы — кирәк булган эшләрнең.

Тоеп булмый кала җылыларын,

Кабынмыйча калган хисләрнең.


Берәр адым кала барылмыйча,

Барып җитәм генә дигәндә.

Бар күперләр җимерелгән кебек,

Язмыш сынаулары килгәндә.


Адашырга бер юл чаты җитә,

Хаталану өчен ул адымың.

Бозар өчен, күңел халәтләрен,

Бер кашык дегет ул табылыр.


Кесәләрдә кебек кара кашык,

Һәр вакытта якын, яныңда.

Җаен гына көтеп тора кебек,

Кара балын әзер салырга.


Авыр саклау күңелләрдә барсын,

Дегет кебекләрен, бигерәк.

Бер кашыгы җитә бозу өчен,

Шуны аңлау кирәк тизерәк.

Фикер

Мәкаль: Ат дагалаганда

Бака боты кыстырмыйлар.


Шундый бушлык фикер агымында,

Бер карасаң диңгез шикелле…

Килде — китте фикер генә түгел,

Гамәлләрдә шундый бит инде.


Түбәтәйгә кемдер кырын карый,

Яулык инде, бәхәс сәбәбе.

Озын күлмәк сәхнә түрләрендә,

Тик күренә. эчке сәдәбе.


Язган, сөйләгәнне аңламыйча,

Кыек сүзне табып көләләр.

Сүз кешене «бетерергә» мөмкин…

Шуны ахыры начар беләләр.


Хозурлана берәү матурлыкка,

Кемдер саный аны җүләргә.

Сүз иреге, кызыл диплом кебек,

Сәбәп: кеше сүзен бүлә (е) ргә.


Сүз башлары бик тиз онытыла,

Кереп кителә шундый тирәнгә.

Ышанасың… көмеш мөһим түгел,

Эндәшмәүләр — алтын дигәнгә.

Халык кайда

Кай вакытта бушлык каплагандай,

Кеше булмый, хаттә ватсапта.

Иртәләрен уяну ләбаса,

Төшләр күреп төнен ятсак та.


Сәлам бирү, авыр әйбер кебек,

Укыдым дип, тамга куярга.

Тәрәзә ул нигә, карамагач

— Бәлки аны акка буярга.


Сабырлыкның түбәсенә менеп,

Тирә якта күрми кешене.

Кеше хәле белән кызыксынмау,

Юньле кеше әллә эшеме.


Кысылмыйча. бары сәлам белән,

Күрешүләр хәзер, шундый бит.

«Тимер койма» эчләренә кереп,

Кулак кебек яшәп булмый бит.


Сәлам биреп, сәлам ала белеп,

Әдәп дигән әйбер саклана.

Койма аркылы

...