Серле ачкыч
Бәхет ачкычы эшләдем,
Алыгыз, кемгә кирәк.
Ачкыч булмаганга, бәлки,
Бәхет тапканнар сирәк.
Таратам серле ачкычлар,
Оялмагыз, алыгыз, дуслар,
Файдасы тисен әйдә,
Шатланып яшик җирдә.
Матур бизәкләр куеп,
Чын күңелдән эшләдем.
Җитә, барыгызга җитә,
Мин бит тырыштым.
Гади генә ачкыч,
Җиңел итеп борыла.
Сулга борсаң, күрерсең —
Бәхет анда агыла.
Күз тиюдән курыксаң,
Саклап тот бәхетеңне.
Уңга борып ачкычыңны,
Яшереп тот син аны.
Зәңгәр болытлар күрү,
Чәчкә исен сизү,
Балаң тавышын ишетү,
Атлап, йөгереп китү,
Йоклай алу — бәхет.
Дуслар белән көлешү,
Ярату, яратылу,
Эшләргә көчең булу — бәхет.
Акыллы уйлар уйлау,
Сөйләшә алу рәхәт.
Туганнарның исән булуы,
Болар бары да — бәхет.
Санап чыгарга барсын,
Җитмәс калын дәфтәр.
Иң мөһиме беркайчан
Сугыш кына булмасын.
Тыныч тормышта яшәү
Үзе бер олы бәхет.
Зинһар, сакла безне, Ходай —
Күрмәсәк иде кайгы, хәсрәт.
Ачкычыгыз югалып куйса,
Һич борчылмагыз, дуслар.
Миңа тагын килегез,
Ясый беләм ачкычлар.
Йокысыз төн
Төнне йокысыз үткәрдем —
Шигырь килде башыма.
Кабаланып язып куйдым
Дәфтәр алып кулыма.
Шигырь язсам рәхәт була,
Шатланам иҗадыма.
Матур килеп чыкса, ашыгам
Укырга балаларыма.
Бар да шагыйрь була алмый —
Ул җиңел кәсеп түгел.
Үзең өчен генә яз дип,
Миңә киңәш бирә күңел.
Сирень
Ямьле май ае килде,
Дөньяны матурлый, тырышып.
Бакчаларда агачлар
Чәчәк ата ярышып.
Табигатьтә һәрчак тәртип,
Иң беренче ата муел.
Аннары алмагач, чия,
Аларга калганнар иярә.
Сирень ашыкмады быел,
Чәчәген күрсәтергә.
Нишләп, сиренькәем, соңладың,
Күнелең төшмәдеме әллә?
Уйлагансыңдыр, мөгаен,
Нигә инде чәчкә атам,
Янә шиңәргә булгач.
Эх, сирень, сиренькәем,
Синең хакта җыр язалар,
Ишеткәнең бар микән?
Димәк, шуңа лаексың,
Юкка җыр багышламыйлар.
Без бит сине яратабыз,
Бел, син безгә гел кирәк.
Гомерең кыска булса да,
Син биргән шатлык — безгә бүләк.
Озак яшәп тә бу дөнъяда
Файда китергәннәр сирәк.
Хуш исле матур сиреньнәр
Кыш буе тора күз алдында.
Матурлар күп безнең арада,
Алар синең кебек түгелләр.
Менә бит, нинди көчкә ия сүз,
Вакытында әйтә белсәң.
Сирень гөрләп чәчәк атты,
Уздырды барысын да.
Кеше күңелен күтәрергә дә
Бары тик бер сүз җитә.
Бер — беребезне мактап, канатландырып,
Матур итеп яшик бергә.
Тормышны яратам
Язгы яфракны селкетә җил, өзгәли.
Нык тора яфрак, бирешми.
Көзге яфрак түзә алмый җилгә,
Очып төшә, өзелеп, җиргә.
Яшел яфрак кебек, яшь кеше
Кайдан көч ала?
Картайгач, кешенең көче
Кайда китеп югала?
Сары яфрак кайчандыр
Яшел булганын онытмасын,
Яшел яфрак сары яфракның
Хәлен һәрчак аңласын.