Кереш сүз
Кеше тәбигатьнең иң бәхетле баласы, чөнки ул фикерли, сөйләшә белә, үзенең уй — хисләрен тасвирлай ала. Чын күңелдән, рәхәтләнеп сөйли, хәтта җырлый ала. Сүзнең әһәмияте, көче искиткеч зур. Сүз кешене яшәтә, яшьнәтә, яшәртә.
Мәктәп коридорларында, авыл, кала урамнарында һәрчак культуралы сөйләшү ишетелсә, бу бик матур, соклангыч күренеш булыр иде. Дөньяны чәчәкләр генә түгел, сүзләр дә бизи. Матурлыкка омтылыйк, әйдәгез тырышыйк, дуслар!
Сүз — тылсым
Сүзнең була төрлесе,
Колакны иркәләгәне,
Уйламыйча әйтелеп,
Җанны өшеткәне.
Матуры, акыллысы
Яшисене китерә.
Кызыклысы, шаяны
Хәл беткәнче, көлдерә.
Эчке дөньябыз бай,
Анда сүзләр ята.
Китап күп укысаң,
...