Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр
Қосымшада ыңғайлырақҚосымшаны жүктеуге арналған QRRuStore · Samsung Galaxy Store
Huawei AppGallery · Xiaomi GetApps

автордың кітабын онлайн тегін оқу  Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр

Ильдар Гайсин

Әниемә җырларым

Җырлар һәм шигырьләр

© Ильдар Гайсин, 2017

© Салават Нарикбаев, фотографии, 2017

Фотограф Салават Нарикбаев

В сборнике представлены стихи и песни, написанные на слова автора, посвященные матерям. «Мама» — самое доброе слово на земле. Оно на всех языках звучит одинаково нежно. У мамы самые ласковые руки, самое верное и чуткое сердце, где никогда не гаснет любовь! Сколько бы не было тебе — пять или пятьдесят — мама всегда рядом. И чем больше твоя любовь к матери, тем ярче горят ее глаза. Любите и берегите своих мам, ведь нет на свете ничего дороже женщины, которая подарила вам жизнь.

ISBN 978-5-4483-6077-0

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Оглавление

  1. Әниемә җырларым
  2. Ана насыйхәте…
  3. Ана нәсыйхәте
  4. Әнкәй синең догаларың кирәк миңа
  5. Укы дога Әнкәй
  6. Ачуланма, әнкәй
  7. Саклармын мин сине йөрәктә!
  8. Әнием, үлмәссең беркайчан да
  9. «Юк, әниләр үлми беркайчан да…»
  10. Әнкәй җырын килә тыңлыйсы…
  11. «Бик яратам эссе чәй эчәргә…»
  12. Әнием булса янымда
  13. Әниемә рәхмәтем
  14. Әнкәйгә
  15. Әнкәйгә рәхмәтем
  16. Әнкәйемнең сөтле чәйе
  17. Кайтырмын мин сиңа язларда
  18. Кайтырмын мин сиңа язларда
  19. Мәңге яшә Әнкәй янымда
  20. Озын гомер теләгем
  21. Онытмагыз аналарны
  22. Син, Әнкәй, күктәге йолдыз!
  23. Син яшәрсең әнкәй күңелдә
  24. Сиңа, әнкәй…
  25. Тәрәзәдән әнкәй карап тора…
  26. Әнием кабере янында
  27. «Юксың инде Әнкәй, яннарымда…»
  28. Әнкәемнең бүген туган көне
  29. Искәртмә

Ана насыйхәте…

Гарәпчәдән тәрҗемә ителгән иманга нигезләп яздылды


Гөмер үтә тора, картлык җитә тора

Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.

Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,

Үтә инде берүк, әйтеп калдырам!


Яшь гөмерем үтеп, картлык көнем җиткәч,

Матур килеш кенә булмас сакланып…

Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,

Яткыра күрмә ялгызымны ташланып.


Әгәр киемнәремне үзем кия алмасам,

Битәрләмә, орышма, кызган син, балам.

Онытма, дөньяда, сиңа гомер биреп,

Назлап үстерүче мин бит синең анаң!


Ашап утырганда, кулым калтырауга

Ризыгым китсә чәчелеп, түгелеп,

Җыеп ал тартынма, син дә сабый чакта

Җыйган кебек итеп, мин дә иелеп.


Озак хәрәкәтсез ята калсам әгәр,

Җирәнмә син миннән чыкса авыр ис!

Бәләкәй чагында, сине матур киемдә,

Тик чистада биләүдә яткыра идем ич!


...