Люция Әблиева
Язмышлардан узмыш бармы?
Шрифты предоставлены компанией «ПараТайп»
Фоторәсемнәр Люция Әблиева
Версткалаучы һәм тышлыкны бизәүче Марина Абдуллаева
© Люция Әблиева, 2022
Тормыш көтелмәгән, очраклы әйберләргә бай. «Менә шулай, мин теләгәнчә булачак», — дигәннәргә дә, аның әллә нинди сынаулары аша узырга туры килә. Язмышмы бу, әллә ялгышлар нәтиҗәсеме? Чын мәхәббәт дигәне дә, ни өчен үзен акламый? Сораулар күп, ә җавап табылырмы соң?
ISBN 978-5-0059-0700-4
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Оглавление
Беренче бүлек
Сәрия диплом алды да практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләгән тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады — башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы өй җиһазлары, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.
— Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?
— Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Аллаһ, сәламәт кешегә эш — гимнастика гына бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар.
Сәрия юлдан алҗып та, ачыгып та килгән иде. Шуңа күрә, Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте. Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, аңа каршы атлады.
— И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит? Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның идарә утырышына килгән, бары шул гына. Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия өстәл артыннан кузгалды да, бүлмә ишегенә сөялеп, Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьлары киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.
— Кунак кызы да бар икән!
— Әйе шул, улым. Мәктәпкә практика үтәргә килде. Исеме — Сәрия!
Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән: «Исәнмесез, абый!» — дип, кулын сузды. «Менә сеңлем дә табылды, шәп бит, ә!» — дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды. Ике арада ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?
Табын артында алар бер-берсе белән якынрак танышты. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең — укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.
Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят әйбер түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан: «Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән к
- Басты
- Проза
- Люция Әблиева
- Язмышлардан узмыш бармы
- Тегін фрагмент
